9 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
2027 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле
Россиядә 2027 елның 1 гыйнварыннан сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, социаль тәэмин итү һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы – 6,8 процентка, ә гражданлык хезмәткәрләре, прокурорлар, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм судьяларның хезмәт хакы октябрьдән 4 процентка индексацияләнәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстаннан СВО ветераннары «Памяти героев верны!» бәйгесендә призлы урыннар яулаган
Татарстаннан махсус хәрби операция ветераннары «Памяти героев верны!» Бөтенроссия иҗат эшләре ватанпәрвәрлек бәйгесенең дүртенче сезонында призлы урыннар яулаган.
-
Яңалыклар
Белгеч бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаны кабат кулланырга ярыймы-юкмы икәнен аңлатты
Бер тапкыр кулланыла торган пластик савыт-саба, юып, кабат файдалану өчен билгеләнмәгән. Ник дигәндә, пластик кисәкчекләре ризыкка эләгергә мөмкин, дип аңлаткан химия фәннәре кандидаты Андрей Дорохов «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
-
Яңалыклар
Казанда эш урыннарында имгәнүчеләр 42 процентка арткан
Быелның 10 аенда Казанда җитештерү тармагында 61 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк.
-
Яңалыклар
Россиядә дәүләт хезмәткәрләре пенсиясенең уртача күләме билгеле булды
Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре 2026 елның 1 октябренә булган торыш буенча аена уртача 40 мең сумга якын пенсия ала. Бу хакта РИА Новости Россия Социаль фонды мәгълүматларына таянып яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Владимир Путин Татарстаннан 7 кешене бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан дүрт кешене медальләр белән бүләкләгән һәм тагын өчесенә мактаулы исемнәр биргән. Хокукый порталда тиешле указ басылып чыккан.
-
Яңалыклар
Җырчы Нюша янгында зыян күргән сеңлесе – Олимпия чемпионының хәле турында сөйләгән
Россиянең эстрада җырчысы Анна Шурочкина (тамашачыларга «Нюша» буларак мәгълүм) «Матч ТВ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә фатирында янгын чыгу сәбәпле зыян күргән сеңлесе – синхрон йөзү буенча Олимпия чемпионы Мария Шурочкинаның хәле турында сөйләгән.
-
Яңалыклар
Эксперт 10 елдан соң ихтыяҗ булачак һөнәрләрне атады
10 елдан Россия хезмәт базарында инженерларга, конструкторларга, техник белемле эшчеләргә, медицина хезмәткәрләренә һәм киберкуркынычсызлык буенча белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин белдерде.
-
МӨҺИМ
Владимир Путин: «Сездә барысы да яхшы»
«Исәнмесез!» Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны татарча исәнләшеп каршы алды.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев Айдар Метшин белән очрашты
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Казанга галимнәр микропластикның әйлән-тирәгә йогынтысы турында сөйләшергә җыелды
Ел саен кешелек дөньясы 400 миллион тоннага якын полимер җитештерә. Аның шактый өлеше чүп-чарга әверелә, ә ул табигый шартларда таркалмый диярлек. Бу исә Җир шарының пычрануына китерә.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев: «Шәрык базары» фестивале – халыкара мәдәни диалогның абруйлы мәйданчыгы»
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Шәрык базары» V Халыкара милли мәдәниятләр фестивален ачу тантанасы булды. Быел фестиваль «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елы кысаларында уза һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
-
Яңалыклар
Мөслим халкының актуаль мәсьәләләре депутат контроленә алынды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев кушуы буенча Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Мөслим районында булды. Ул район үзәк хастаханәсе эше белән танышты, политехника техникумда һәм муниципалитетның башка социаль объектларында булды. Нәҗип Хаҗиповны Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин озатып йөрде.
-
Яңалыклар
Татарстан башкаласы кышка әзерләнә
Казанда узган кыш сигез йорт түбәсе авыр карны күтәреп тора алмый җимерелгәннән соң 2136 иңкү түбә тикшерелгән. Нәтиҗәдә 150дән артык түбә ремонтланган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
-
Яңалыклар
Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина ясый башлыйлар
Россиядә каен серкәсенә аллергиядән дәвалаучы һәм саклаучы үзебездә җитештерелгән препарат рәсми рәвештә теркәлде һәм кулланылышка кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәгендә узган IV Халыкара табигатькә охшаш технологияләр форумының пленар утырышында белдерде.